Әлмәттә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Мин – тикшеренүче” муниципаль конференциясе булды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
20нче урта мәктәп базасында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Мин – тикшеренүче” 3нче муниципаль конференциясе үткәрелде. Ул мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге тарафыннан оештырылган иде. Өч ел эчендә шундый конференцияләрдә башлангыч сыйныфларда укучы 300дән артык бала катнашты. Чараның төп максаты – тикшеренү эшчәнлеге аша балаларның интеллектуаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

Конференциядә шәһәр һәм районның 20дән артык мәктәбе укучылары катнашты. “Һава нигә күренми?”, “Тимераяклар бозда нигә шуа?”, “Койрык дигән могҗиза”, “Тозның тылсымлы үзлекләре” – чыгышларның таматикасы бик төрле иде. Балаларның күбесе матур итеп чыгыш ясый, халык алдында үзләрен тота белүләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International