“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Сезгә Әлмәттән бер студент яза. Мин мәктәп укучылары һәм студентлар өчен троллейбуста йөрү билетлары сатуны кире кайтару мәсьәләсендә мөрәҗәгать итәм. Җәмәгать транспортында бик күп йөрергә туры килә, ә транспорт картасы кертү студентлар һәм укучыларның чыгымнарын арттыра гына. Бу мәсьәләне хәл кылу өчен тиешле чаралар күрерсез дип өметләнәм.

Җавап: Студентлар өчен юл йөрү (проездной) билетлары сату мәсьәләсендә шуны хәбәр итәбез. Элек гражданнарның гомуми файдаланудагы транспортта йөрү хокукларын гамәлгә ашыру ТР Министрлар кабинетының махсус карары белән җайга салына иде. Анда мәктәп балаларына, көндез укучы студентларга юл йөрү (проездной) билетлары сату мөмкинлеген карау транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә тәкъдим ителде. Министрлар кабинетының №628 (2005 ел, 28 декабрь) карары белән ул хактагы пункт гамәлдән чыгарылды.

Шул рәвешле, студентлар һәм мәктәп балаларына юл йөрү (проездной) билетлары сату мөмкинлеген карау транспорт предприятиеләре җитәкчеләре карамагына гына калдырылды. Икътисадый хәлләре бик катлаулы булуга карамастан, Әлмәт муниципаль районы транспорт предриятиеләре студентлар өчен юл йөрү билетларын 2013 ел ахырына кадәр (ягъни 9 ел дәвамында) гамәлдән чыгармыйча килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International