Әлмәттә ветеринария лабораториясе бинасы янды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Әлмәт дәүләт ветеринария берләшмәсенең лабораториясендә янгын чыгу турында хәбәр 15 февральдә 14.05 сәгатьтә алынды.

Беренче янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә түбә ярыкларыннан куе төтен бөркелә иде. Ут чардакның 150 квадрат метрлы бөтен мәйданын биләп алган. Оешманың җитәкчесе хәбәр итүенчә, шимбә көнне бинада хезмәткәрләр булмаган. Бинаның ишеге йозакта, ишек-тәрәзә ватып керү эзләре күренми.

ӘМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итүенчә, янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International