Республика кырларына корылыкка чыдам язгы бодай чәчеләчәк

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Татарстанда быел корылыкка чыдамлы язгы бодай игеләчәк. Бодайның бу “Экада-113” сортын Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Төньяк Казахстан селекционерлары бергәләп чыгарды.

2014 елда яңа сорт киң колач белән кулланырга яраклы селекция казанышларының Дәүләт реестрына кертелде. Сорт Иделнең түбән агымындагы һәм Казахстанның төньягындагы корылыклы зоналарда сынауны уңышлы үткән, әйбәт уңыш биргән. Бу сорт бодай оныннан пешерелгән әйберләр бик тәмле, кеше сәламәтлеге өчен дә файдалы. Иң мөһиме шунда, бодайның яңа сорты корылык шарталарында да уңышсыз калдырмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International