Үсмерләр клубларының тәрбияләнүчеләре Яратучылар көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Изге Вәли көне – 14 февральдә дөнья буенча күп кеше билгели торган романтик, назлы кышкы бәйрәм. Бу көндә кешеләрнең йөрәкләре бөек мәхәббәт тойгысы белән җылыналар һәм яратканнарына онытылмаслык бүләкләр тапшыралар.

«Берләшмә» үсмерләр клубында «Минем яртым» дигән конкурс чарасы узды. 14 – 17 яшьтәге балалар, биш парга бүленеп, мәхәббәтнең иң әһәмиятле тойгы икәнен аңлаттылар. Катнашучылар артист сәләтләрен күрсәттеләр, зиһенлелеккә, тизлеккә биремнәр үтәделәр һәм музыка номерлары куйдылар.


Нәтиҗәләр буенча, «Иң яхшы пар» һәм «Иң сокландыргыч пар» номинациясендә – «Таң» ү/к пары, «Иң гармониялы пар» номинациясендә – «Спартак» ү/к пары, «Иң укымышлы пар» номинациясендә – «Көнчыгыш» ү/к пары, «Артистка охшаган пар» номинациясендә – «Иптәш» ү/к пары һәм «Иң стильле пар» номинациясендә – «Планета» ү/к пары.

Ләйсән Дәрҗеманова
Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсенең матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International