Спорт яңалыклары

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
13 февральдә Әлмәттә ветераннар арасында пенсионерларның 3нче шәһәр спартакиадасы исәбенә шахмат-шашка буенча шәхси-команда беренчелеге булды. Шахматта 41, шашкада 27 кеше (11 команда) көч сынашты. Ярышлар Швейцария системасы буенча (вакыт контроле флагчык ауганчы 15әр минут) 7 турда үтте.

13-14 февральдә Чабаксар шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Анда “Юность” балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Айнур Батыршин яшүсмерләр арасында 2нче урын алды.

13-14 февральдә Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына көрәш буенча республика турниры булды. Бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Әлмәт командасы беренчелекне яулады.

15 февральдә ӘМР авыл яшьләренең 45нче спартакиадасы кысаларында алкалы хоккей буенча ярымфинал очрашулары оештырылды. Кичуй авылында үтәчәк финалга Югары Мактама, Габдрахман һәм Яңа Нәдер командалары чыкты.

16 февральдә “Снежинка” базасында ӘМР авыл яшьләренең 45нче спартакиадасы кысаларында чаңгыда узышу буенча сайлап алу ярышлары үтте. Иң яхшы нәтиҗәләрне Түбән Мактама, Келәмәнтәй һәм Кичучат командалары күрсәтте. Хатын-кызлар арасында иң җитез чаңгычы Мәрьям Хәйдәрова (Сөләй), ир-атлар арасында - Илгиз Габдуллин (Ю.Мактама) булды.

13-16 февральдә Минзәлә шәһәрендә республика районнарының авыл командалары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында республика волейбол чемпионаты булды. ӘМР командасы группалар этабын үтте, әмма финал стадиясендә безнең волейболчылар призлы урынга чыга алмадылар, 6нчы урын белән чикләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International