Әлмәттә югары һәм махсус урта уку йортлары студентларының хәрби-спорт уеннары булды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
14 февральдә Әлмәт физкультура көллиятендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган ярышлар булды. Ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы уку йортларыннан 15 команда катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан анда катнашучыларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, Әфганстан сугышында катнашучылар берләшмәсе советының рәисе Сергей Брусов, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Илгиз Садриев сәламләде.

Ярышлар бик киеренке үтте. Нәтиҗәдә беренче урынны хуҗалар алды. Икенче урында АПТ, өченче урында АТЭТ командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International