“Татнефть”нең матбугат хезмәте халыкара журналистлар конкурсында тагын бүләкләр алды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
XIX «ПЕГАЗ” халыкара журналистлар конкурсында “Татнефть” журналистлары быел да мәртәбәле бүләкләргә ия булды.

Электроник “Нефтяная газета” басмасы коллективы конкурсның 1нче премиясен алды. Компаниянең телестудия коллективы, “Телевидениедә тапшырулар циклы/фильм” номинациясендә җиңеп, почетлы дипломга ия булды.

“Нефтяные вести” гәзите редакторының урынбасары Эльвира Гатауллина энергетика компаниясе җитәкчесе турында иң яхшы материал язган өчен диплом алды, шул ук гәзитнең хәбәрчесе Гөлназ Яминова хәзерге хезмәт батыры турында иң яхшы язмасы өчен шундый бүләккә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International