Әлмәттә “Арт-сабантуй” күргәзмәсе ачыла

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Әлмәт картиналар галереясе “Арт-сабантуй” дигән уникаль күргәзмә-конкурс ачылышына чакыра. Ул драмтеатрда 20 февральдә 11.00 сәгатьтә була.

Шәһәр меценатлары инициативасы белән барлыкка килгән “Арт-сабантуй” проекты тамашачыларда да, күчмә күргәзмә-конкурста катнашучыларда да зур кызыксыну уятты. Бер ай эчендә күргәзмәне 10 меңнән артык кеше тамаша кылды. Шунлыктан меценатлар бу проектны ел саен дәвам итәргә тәкъдим керттеләр.

2014 елгы темалар – “Кешеләр тормышында атлар” һәм “Балачак дөньясы”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International