Уйлап табу һәм рационаллаштыру эшеннән еллык файда

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
“Татнефть” ААҖдә 2013 елда уйлап табу һәм рационаллаштыру тәкъдимнәре бик зур файда китергән. 10520 автор 12233 рационаллаштыру тәкъдиме, уйлап табу, файдалы модельләр һәм ЭХМ программалары кертеп, 5665 млн сум икътисади нәтиҗә китергәннәр.

2013 елда компаниядә яңа техника һәм алдынгы технологияләр кертү планында 86 чара каралган иде, алар барысы да гамәлгә ашырылды.

“Татнефть” белгечләре федераль һәм республика конкурсларында уңышлы катнаштылар. Компаниягә унынчы тапкыр “Уйлап табу һәм рационаллаштыру буенча иң яхшы предприятие” дигән исем бирелде, республика Уйлап табучылар һәм рационаллаштыручылар җәмгыятенең Зур кубогы һәм дипломы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International