Әлмәт-Урсай юлында ике автомобильче һәлак булган

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
16 февральдә Әлмәт-Урсай юлының 12нче километрында 21.05 сәгатьтә юл транспорт һәлакәте булды. VOLVO FM-TRUCK (цистерна-бензовоз) автомобилен йөртүче (Казан кешесе, 1951 елда туган) төрле дәрәҗәдәге юллар чатында өстенлекле юлдан килүчегә юл бирми һәм RENAULT FLUENCE автомобиле белән бәрелешә. Анысын 1990 елда туган Ютазы районы кешесе идарә итә.

Автомобиль йөртүчеләр авария урынында һәлак булалар. Җиңел автомобиль пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International