Әлмәт районында авыл җирлекләренең хисап концертлары башланды

2014 елның 16 феврале, якшәмбе
“Көчле рухлы туган ягым” – шундый девиз белән 15 февральдә авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективларының традицион хисап концертлары башланды. 36 авыл җирлегеннән 48 клуб бу язда тамашачыларны Мәдәният елына һәм Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган программалар белән куандырачак. Хисап концертының нигезләмәсендә әйтелгәнчә, программада патриотик тема чагылыш табарга, сәнгатьне үстерү, мәдәни-тарихи мирасны саклау темасы үзәктә булырга тиеш.

15 февральдә мәшһүр татар тарихчысы, дин галиме, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы Кичүчатта хисап концерты булды. Чыгышларның эчтәлеге тирән, жанрлары бай иде. Хисап концертын оештыруда “Кичүчат” ҖЧҖ җитәкчесенең һәм авыл җирлеге башлыгының, шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, музей, китапханә коллективларының ярдәме зур булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International