Юл транспорт һәлакәте

2014 елның 15 феврале, шимбә
14 февральдә 17.30 сәгать чамасында Әлмәт-Азнакай юлының 6нчы километрында юл һәлакәте булды. ВАЗ-21214 (“Нива”) автомобилен йөртүче Әлмәттән Азнакай ягына таба бара. Хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламау, юл шартларын исәпкә алмау аркасында аның автомобиле салулап китә һәм каршы хәрәкәт полосасына килеп чыга. Анда ул каршыгы килүче УАЗ-220695 автомобиле белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә “Нива” автомобиленең пассажиры вакыйга урынында һәлак була, ике автомобильнең йөртүчеләре дә тән җәрәхәтләре белән медсанчастька салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International