Бөгелмә шәһәрендә Әлмәт язучылар бүлегенең 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Илһам чишмәләре” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе.

2014 елның 15 феврале, шимбә
13 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә Әлмәт язучылар бүлегенең 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Илһам чишмәләре” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Бөгелмә шәһәрендә Флера Шәрипова җитәкчелегендәге ике дистәгә якын әгъзаны берләштергән “Моңсар” әдәби түгәрәге эшли. Китапка Бөгелмә шәһәре һәм районында яшәп иҗат итүче 15 кешенең әдәби әсәрләре кергән. Китапны тәкъдим итү кичәсендә әдәби түгәрәк әгъзалары, татар теле укытучылары, язучылар, мәктәп балалары катнашты. Кичәдәге һәр чыгыш ясаучы шушындый эчтәлекле, барлык укытучыларга һәм укучыларга кирәкле китапны чыгарганнары өчен “Рухият” рухи яңарыш фондына, Әлмәт язучылар бүлегенә ихлас рәхмәтен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International