“СМП-Нефтегаз”: Әфган сугышында катнашучылар очрашуы

2014 елның 15 феврале, шимбә
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тула. Шул уңайдан “СМП-Нефтегаз” ААҖдә компаниянең әфган сугышын үткән хезмәткәрләре чәй табынында очрашты. “СМП-Нефтегаз”да шофер, механизатор, нефть чыгаручы булып 15 интернационалист-сугышчы эшли. Кайсысы сугышның башына ук эләккән, кайсысы анда гаскәрләрне чыгарыр алдыннан гына булган: кайберәүләрнең ут эченә керүенә инде 30 елдан артып киткән. Очрашуны ачып, компаниянең генераль директоры Олег Шабалин биредә интернациональ бурычын намус белән, батырларча үтәүчеләр җыелганын әйтте.

Интернционалистлар төрле вакытта, төрле төбәкләрдә хезмәт иткән булсалар да, сөйләшер сүзләре, уртак истәлекләре күп иде. “Әфганстан безне тормышка башка күз белән карарга өйрәтте”, - диләр алар.

Предприятие бу кешеләр белән горурлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International