Әлмәт делегациясе Иваново өлкәсендә булып кайтты

2014 елның 14 феврале, җомга
10 февральдә Әлмәт районы вәкилләреннән торган делегация 217нче гвардияче парашютлы десант полкында хәрби хезмәт үтүче егетләребез янында булып кайтты. Делегациягә ТР хәрби комиссариатының ӘМР буенча бүлек башлыгы Ришат Сабиров җитәкчелек итте.

2013 елда 217нче парашютлы десант полкы белән ӘМР арасында шефлык элемтәләре турында килешү төзелгән иде. Хәзерге көндә анда Әлмәттән 14 егет хезмәт итә. Быел тагын 20 кешене җибәрү күздә тотыла. Бу полкта хезмәт итү өчен ныклы сәламәтлек, яхшы физик форма кирәк.

Делегация әгъзалары хәрби частьта сугышчылар белән очрашты, аларның көнкүреше белән танышты, командирлар белән аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International