“Әфганстандагы сугыш тарихы һәм хәзерге яшьләргә патриотик тәрбия бирү”

2014 елның 14 феврале, җомга
Яшьләр үзәгендә Әфганстандагы сугыш ветераннары Геннадий Денисов, Сергей Евлампиев, Фаил Сәхәбиев, Владимир Волков һәм Андрей Бочкарев катнашында шундый темага түгәрәк өстәл булды. Очрашуны совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 25 еллыгына багышлап Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Очрашуда төрле предприятиеләр, оешмаларның яшьләр лидерлары, “Әлмәт шәһәре яшьләренә патриотик тәрбия бирү җәмгыяте” социаль юнәлешле җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты.

Чакырылган кунакларга башта Әфганстандагы сугыш тарихы турындагы кинодан бер өзек күрсәтелде, аннары ветераннар истәлекләрен сөйләделәр, кичерешләрен уртаклаштылар.

Бу сугыш кирәк идеме, гаскәрләрне анда кертүнең сәбәпләре нинди, сугышны хәзергечә шәрехләүгә ветераннарның мөнәсәбәте ничек – шундый сораулар үзәктә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International