Әлмәт көллиятенең музыкаль бүләге

2014 елның 14 феврале, җомга
13 февральдә Әлмәт музыка көллияте залында, көллиятнең 50 еллыгына багышлап, “Аккордеон феериясе” III республика фестивале кысаларында халык музыка кораллары бүлеген төрле елларда тәмамлап чыгучыларның “Музыкаль бүләк” дигән концерты булды. Бу эшнең башлап йөрүчесе көллиятне 2002 елда тәмамлаган, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, хәзерге көндә Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов иде. Концертта хәзерге рус һәм француз композиторларының әсәрләре яңгырады.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International