Әлмәт районы башлыгын алдагы 23 февраль бәйрәме белән котладылар

2014 елның 14 феврале, җомга
Кичә район башлыгы Мәҗит Салиховка Әлмәт хәрби комиссары полковник Ришат Сабиров 98нче гвардияче һава-десант дивизиясе командиры Сергей Волыктан Ватан сакчысы көне белән котлау тапшырды. Котлауда район башлыгына ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм оптимизм, актив иҗади эзләнүләр һәм башлаган барлык эшләрендә уңышлар, Ватан хакына яңа үрләр һәм казанышлар теләү сүзләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International