Татарстанда узган атна белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе күтәрелде

2014 елның 14 феврале, җомга
Татарстанда 1 эшсезгә 2 вакансия туры килә.

Эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны республикада теркәлгән эшсезләр санын ике тапкырдан күбрәккә узып китә. Ә эшсезлек дәрәҗәсе узган атна белән чагыштырганда күтәрелгән, 0,9% тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада эшсезләр итеп 18358 кеше теркәлгән. Шул ук чор эчендә вакансияләр 1360 берәмлеккә арткан, 36748гә җиткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International