Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәге кешегә исерткеч эчемлек сатучы штрафка тартылды

2014 елның 14 феврале, җомга
29 гыйнварда Әлмәт прокуратурасы балигъ булмаган кешегә берничә мәртәбә исерткеч эчемлек сатуда гаепләнүче 52 яшьлек гражданка Х.га карата җинаять эше буенча гаепләүне яклады.


2013 елның 9 гыйнварында Ленин урамындагы “Сыйлан” кибетендә 18 сәгатьтә элегрәк тә шундый гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылган Х. 1996 елда туган үсмергә бер шешә сыра саткан. Мир судьясының 29 гыйнварда чыгарган карары белән Х. РФ Җинаять кодексының 151.1 маддәсе нигезендә 7000 сум күләмендә штрафка тартылды.


Шундый ук җинаятьләр өчен 2013 елда өч кеше җинаять җаваплылыгына тартылды, аларга штраф һәм төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International