Уйлап табу һәм рационаллаштыру эшчәнлегеннән еллык файда

2014 елның 14 феврале, җомга
“Татнефть” ААҖ эшләүчеләрнең уйлап табу һәм рационаллаштыру эшчәнлегеннән 2013 елда зур файда алды.

2013 елда 10520 автор 12233 рационаллаштыру, уйлап табу тәкъдиме, файдалы модель һәм ЭХМ программалары кертеп, 5665 млн сумлык файда китерде. Сәнәгать милке федераль институтына уйлап табулар һәм файдалы модельләр буенча 200 гариза җибәрелеп, 211 саклау документы алынды.

2013 елда яңа техника һәм алдынгы технология кертү планында 86 чара каралган иде, план тулысынча үтәлде.

“Татнефть” ААҖнә инновация эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен унынчы тапкыр “Уйлап табу һәм рационаллаштыру буенча иң яхшы предприятие” дигән мактаулы исем бирелде, республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Зур кубогы һәм дипломы тапшырылды.

“Татнефть” ААҖнең 13 проекты “Татарстан Республикасының “50 иң яхшы инновация идеясе” конкурсында җиңүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International