Татарстанда күп функцияле үзәкләр үсеше

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
ТР Министрлар кабинетында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча һәр районда күп функцияле үзәкләр оештыру мәсьәләләре буенча брифинг булды.

Икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов көн тәртибенә үзәкләрнең бүгенге торышына кагылышлы өч төп мәсьәлә куйды. Оештыру характерындагы мәсьәләләр, ягъни инде эшләп килүче үзәкләрнең эшчәнлеге, бу теманы матбугатта актив яктырту юлы белән гражданнарны дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге алуга тарту мәсьәләләре каралды.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов үзәкләрне автоматлаштыру турында чыгыш ясады. Мәгълүматларны КФҮ системасына ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре реестры ярдәмендә кертү икенче мәсьәлә булды. Моның пилот проекты хәзер Азнакай районында файдаланыла, ә алга таба һәркайда файдаланылырга тиеш.

Соңгы мәсьәлә итеп КФҮ биналарына капиталь ремонт үткәрү каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International