Әлмәт иң яхшы көрәшчеләрне тагын кабул итә

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген Әлмәткә бөтен республикадан батырлар җыелды. Алар көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призына Бөтенроссия турнирында катнашырга килде. “Ватаным Татарстан” гәзите оештырган бу абруйлы ярышлар 12-14 февральдә “Теннис-Сити” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә үтә. Тантаналы ачу – 13 февральдә 10.00 сәгаттә.

Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең ярымфинал һәм финал алышлары 14 февральдә иртән 9 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне бүләкләү шул көнне 15.30 сәгаткә планлаштырыла. Шунысын искә төшерик, инде 2 ел рәттән Татарстанда Әлмәт батырлары командасына тиңнәр юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International