“ЯН” комплексында сноуборд буенча слоупстайл олимпия дисциплинасында “Татнефть” ААҖнең ачык беренчелеге булды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Ярышта Әлмәт, Яр Чаллы, Самара спортчылары катнашты. Судьялар коллегисенә 2013 елгы Россия кубогының бронза призеры Альберт Сәлимгәрәев җитәкчелек итте.

Үсмерләр арасында Әлмәттән Илгиз Мотыйгуллин җиңеп чыкты. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне шулай ук якташыбыз Кирилл Шульга күрсәтте. Җиңүчеләргә һәм призерларга спорт разрядлары бирелде, физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең дипломнары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International