“Күл буе” микрорайонындагы йортларга җылы килә

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“Күл буе” микрорайонындагы йортларда җылылык җитмәүне бетерү эшләре бара. 11 февральдә Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Дамир Аскиевның журналистларга әйтүенчә, 8нче котельныйдан җылына торган йортларда яшәүчеләр 16 гыйнвардан башлап җылы җитмәүгә зарлана башлаганнар. Котельныйга “Альтехсервис” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә.

Комиссия бу йортларда температураны кат-кат үлчәгән, ул чыннан да нормадан түбән чыккан. Дамир Аскиев сүзләренә караганда, “Альтехсервис” өстәмә циркуляция насослары сатып алган, аларны 11 февральдә куйганнар. Эшләрнең башлануы турында кешеләргә хәбәр ителгән, чөнки торбаларны кабат өзеп ялгаганда котельныйны туктатып торырга туры килә.

Төзүчеләр проспектындагы 53нче һәм Шевченко урамындагы 15нче аз катлы йортларда насослар 11 февральдә 12 сәгатькә куелып беткән. Җурналистларга хәбәр итүләренә караганда, бу биш катлы йортларны ике контурлы казаннарга күчерү мөмкинлеге карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International