“Лицей – икенче йортың. Анда хуҗа бул!”

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“Лицей – икенче йортың. Анда хуҗа бул!” Февраль башында 2нче лицейда 8-11 сыйныф укучылары катнашында шул исемдәге игелек декадасы үтте. Оештыручы педагог Анна Ковязина җитәкчелегендәге “ЮНИКС” командасы чарада башлап йөрде. 10 көн эчендә балалар актлар залында, китапханәдә, склад биналарында тәртип урнаштырдылар. Эшләр кызыксынып, тәмен белеп башкарылды, чөнки бит лицей чыннан да икенче йортың кебек. “Без аны чиста, матур итеп тотсак, ул беренче сыйныфка киләчәк яңа укучыларга да ошар. Үзебезне дә күмәк эш ныграк дуслаштыра, игелеклерәк, бер-беребезгә ихтирамлырак итә”, - диләр укучылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International