Яңаларын тапшыру исәбенә Әлмәттә балалар бакчаларында 530 урын өстәләчәк

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“Көнбатыш капка” һәм “Яшьлек” районнарында ике яңа балалар бакчасы ачылу исәбенә быел тагын 530 бәләкәчне (270 + 260) бакчага йөртү мөмкин булачак.

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Инна Гайфуллина әйтүенчә, нефтьчеләр башкаласында былтыр эчке резервлар исәбенә (балалар аз булган өлкән төркемнәрне берләштереп) 8 өстәмә төркем ачканнар. Быел шәһәрнең яңа микрорайоннарында бакчалар ачу мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратларны киметергә мөмкин. Электроник чират мәгълүматларына караганда, бүген Әлмәттә 7 яшькә кадәрге 6102 бала бакчада урын алуга чиратта тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International