Әлмәттә мәктәп волейбол командаларының Олимпия уеннарына багышланган суперфиналы үтте.

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Турнирга шәһәр беренчелеге ярышларында 1-4нче урыннарны алган иң көчле командалар чакырылган иде.
3нче урын өчен 1нче һәм 3нче мәктәп кызлары көч сынашты. Кискен көрәш 3нче мәктәп файдасына тәмамланды. 1нче урын өчен көрәштә 17 мәктәп командасын җиңел генә бирелдереп, 24нче мәктәп кызлары шәһәрнең иң көчле волейболчылары икәнлекләрен расладылар.
Егетләр арасында финалга чыгу өчен 20нче, 3нче, 10нчы урта мәктәп, 1нче лицей-интернат командалары җиңешкән иде. Ярышлар нәтиҗәсендә 3нче мәктәп егетләре барысыннан да өстен чыкты. Лицей-интернат командасы 2нче урында, 20нче мәктәп егетләре 3нче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International