Әлмәтлеләргә картаймау серләрен өйрәттеләр

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
11 февралдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда “Терапиянең актуаль мәсьәләләре” дигән конференция булды. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гастроэнтерологы, Казан дәүләт медицина академиясенең терапия кафедрасы мөдире профессор м.ф.д. Рәфикъ Сәйфетдинов, медицина хезмәткәрлеренең квалификациясен күтәрү факультетының эндокринология кафедрасы профессоры, профессор Калиниченко клиникасының кардиология бүлеге мөдире м.ф.д. Леонид Ворслов чыгыш ясады.
Галимнәр тиз картаюның беренче сәбәбе дип стрессны атадылар. Озын гомерле кешеләрнең яшәү рәвешен өйрәнүдән күренгәнчә, алар, кагыйдә буларак, беркайчан да авырмаганнар диярлек. Озак яшәүчеләрнең актив тормыш алып баруы, төшенкелеккә бирелмәве, авыр психик кичерешләрдән соң да кәефләрен тиз яхшырта алуы игътибарга лаек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International