Җылылык трассасында торба ярылды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
10 февральдә 4нче котельныйдан җылына торган берничә йортта җылылык системасында температура сизелерлек түбәнәйде һәм кайнар су килүдән туктады. 11 февральдә иртән дә җылылык булмады. Шундый хәл барлыкка килү уңаеннан “АПТС” ААҖ генераль директоры Василий Юрченко бүген җирле матбугат вәкилләренә интервью бирде.

10 февральдә 16.00 сәгатьтә Әминов урамында 4нче котельныйдан килә торган торба ярылган. Аварияне бетерү өчен авария бригадалары һәм 6 берәмлек техника туктаусыз эшли. Эш башкарганда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында челтәрдәге суның температурасын киметү чаралары күрелде. 11 февральдә 16.00 сәгатьтә аварияне бетерү эшләре төгәлләнде. Җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең гидравлик режимы бүген 12.00 сәгатькә нормага кайтарылган иде. Эшләрне көн дәвамында ахырынача төгәлләү планлаштырыла. Василий Григорьевич шәһәр кешеләреннән хәлне аңлауларын үтенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International