ТРда балалар бакчалары өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарыр өчен 83 мең 317 кеше документлар җыеп тапшырган

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Татарстанда балалар бакчалары өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарып алыр өчен, 83 мең 317 кеше документлар җыеп тапшырган. Бу балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче барлык ата-аналарның 42,6 процентын тәшкил итә. Шул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
Компенсация алырга теләп, гариза бирүчеләрнең из азы – Казанда (35 процент), иң күбе – Чүпрәле, Апас һәм Теләче районнарында (67-70 процент).
Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарып алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең 65 процентының җан башына кереме - 10 мең сумга кадәр. 24 процентыныкы – 10-15 мең сум, 10 процентыныкы – 15-20 мең сум.
“Бүгенге көндә компенсацияләр күләме исәпләнә. 15 февральдән соң социаль яклау органнары, башка социаль ярдәм чаралары белән берлектә, өстәмә компенсацияне дә түли башлаячак”, - диде министр урынбасары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International