Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Әлмәттә коммуналь-торак хуҗалыгы өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде. Координация советының секретаре, район башлыгының киңәшчесе Ансель Рахманкулов Координация советының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2014 елга эш планнарын хәбәр итте.

ТКХ өлкәсендә координация советы оештырылуга әле бер ай гына. Бу вакыт кыен нокталарны ачыклау өчен максималь дәрәҗәдә файдаланылган. Шәһәр прокуроры һәм аның урынбасарлары, “Татнефть” ААҖ белгечләре, хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең җитәкчеләре һ.б. белән ике дистәдән артык очрашу үткәрелгән.

А.Рахманкулов әйтүенчә, Әлмәттә тарифлар иң югары, халыкның бурычлары бик зур. Татарстанда һәм барлык зур шәһәрләрдә җан башына уртача 1 мең сум бурыч туры килсә, Әлмәттә ул 2 меңгә җитә яза. Шул ук вакытта коммуналь предприятиеләрнең хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бик түбән.

Координация советы әгъзасы, “10, 12нче торак-эксплутация идарәсе” ҖЧҖ директоры Рәшидә Камалова Идарәче компанияләр советы төзергә һәм компанияләрнең тырышлыгын торак турындагы законнары гамәлгә ашыруга тупларга тәкъдим итте. Район башлыгы Мәҗит Салихов тәкъдимне бик вакытлы дип тапты, Комиссия аны бертавыштан яклады.

Салкын һәм кайнар су исәбен дцрес алып баруда пилот проектларын оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләүче эш төркемнәрен оештыру турында Марат Гыйрфанов сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе хезмәт күрсәтүләрне арзанайту һәм җылылык югалтуларны киметү буенча башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International