Әлмәттә “Курчаклар дөньясы”

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Әлмәт Туган якны өйрәнү музее 13 февральдән март азагына кадәр “Курчаклар дөньясы” дигән күрәзмә-сату үткәрергә планлаштыра. Күргәзмәгә Алина Акзигитова, Светлана Крихели, Нәфисә Верина, шулай ук “Тильда” иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр ясаган 60лап курчак куелачак.
 
Күргәзмә кысаларында 13-20 февральдә музейда “Бүләк китерү көннәре” хәйрия акциясе дә үтәчәк. Теләге булган һәр кеше музейга бүләк итеп фоторәсемнәр, архив документлары, китаплар, сәнгать әсәрләре, көнкүреш һәм этнография әйберләре китерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International