“Зирәк ябалак баласы” мәктәп конкурсы

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
2нче урта мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен өченче тапкыр “Зирәк ябалак баласы” дигән конкурс башланды. Аның максаты – кече яшьтәге мәктәп балаларына үзләренең иҗади һәм интеллектуаь сәләтләрен ачрга мөмкинлек бирү.

Конкурсның беренче этабында балалар “Бу – мин!” дигән гәзитләрен, ә аларның әти-әниләре “Минем балам - иң шәбе”” дигән мини-иншаларын тәкъдим иттеләр. Беренче этап нәтиҗәләре белән барлык катнашучылар икенче иҗади этапка күчәләр. Анда аларны рәсем ясау, оста куллар, җырлар башкару, бию, шигъри дүртьюллыклар язу, театр ярышлары көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International