Әлмәттә бензин талонгамы?

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Нефтепромышленниклар берлегендә быел бензин бәясе 10 процентка кадәр, литры уртача 2-3 сумга артырга мөмкин дип исәплиләр.

Ягулык бәясе артуга гына барган шартларда бензин куллануга нормалар кертелү, шуннан артыгы базар бәяләре белән сатылу бик мөмкин дип саныйлар тармак берлегендә. Шулай ук аз керемле гражданнар өчен социаль АЗСлар ачарга һәм ягулыкка талоннар кертергә дә тәкъдим ителә.

Экспертлар фикеренчә, бензин бәясенең артуы дәүләтнең бәяләр сәясәте булмауга бәйле. Хәзер бензин бәясенең 60%ка якынын салымнар һәм акцизлар тәшкил итә. Ә җитештерүчеләр үзләренең чыгымнарын кулланучылар җилкәсенә салырга мәҗбүр булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International