Әлмәттә притонны яптылар

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Әлмәттә 1982 елда туган беркайда да эшләмәүче хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 241 маддәсе бенча (фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон ачу яки тоту) җинаять эше кузгатылды.

Бу кешенең, Тельман урамындагы бер йорттан арендага квартир алып, 2012 елның августыннан 7 февральгә кадәр фахишәлек белән шөгыльләнү агентлыгы ачканлыгы мәгълүм булды. Шик астындагы хатын-кызга 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә ЭЭМның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International