Бу субсидияләр 2006 елдан бирле “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Өстәмә акча конкурс нәтиҗәләре буенча биреләчәк. Конкурс үткәрү тәртибе һәм иң яхшы укытучыларны сайлап алу тәртибе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелган.
Конкурс үткәрүнең төп принциплары – конкурсны таныту, ачык итү, ким дигәндә, 3 ел педагогика өлкәсендә стажы булган укытучыларны катнаштыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.