Әлмәттә Ленин урамыннан Балакина урамына чыккан җирдә яңа юл билгесе куелды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
ӘМР башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге аварияләр ясалуны булдырмау максатында Ленин – Балакина урамнары чатында, Балакина урамыннан Ленин урамына чыкканда яңа юл билгесе (4.1.2. “Уңга таба хәрәкәт”) куелуы турында хәбәр итә.

Ләкин автомобиль йөртүчеләр, юл билгесенә игътибар итмичә, элеккечә йөрүләрен дәвам итәләр, ә моның өчен 1500 сум штраф каралган. Игътибарлы булыгыз, Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, авария ясаудан сакланыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International