Балалар һәм яшьләр идарәсенең эшчәнлеге турында хисап

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Яшьләр үзәгендә Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең хисап җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов катнашты. Идарәнең 2013 елгы эш йомгаклары турында аның башлыгы Родион Карпов хисап тотты. Статистика мәгълүматларына караганда, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрле кешеләр районда 52 меңнән артып китә. Идарә карамагында өч муниципаль бюджет учредениесе бар: “Форпост” үзәге, “Березка” сәламәтләндерү комплексы һәм “Яшьләргә булышлык үзәге”.

Районда яшьләр сәясәте буенча соңгы елларда зур эш башкарылган. Бу ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, район һәм шәһәр җитәкчелеге, шәһәрнең күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары ярдәмендә мөмкин булды.

2013 елда өч максатчан муниципаль программа – “2012-2015 елларга комплекслы яшьләр программаасы”, “Әлмәт муниципаль районында 2012-2015 елларга балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү” муниципаль максатчан программасы, “ӘМР авыл яшьләре 2011-2015 елларда” озак сроклы максатчан программалары гамәлгә ашырылды.

Җыелышта әйтелгәнчә, идарә алдында торган иң беренче бурычлар – хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтү юлы белән экстремизмның барлык төрләренә юл куймау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, толерантлык тәрбияләү, яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне булдырмау, яшьләрне иҗтимагый проессларга тарту өчен уңай шартлар тудыру һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International