Татарстанда эшләрен башлаган фермерлар умартачылыкка ешрак өстенлек бирә

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Татарстанда эшләрен башлаган фермерлар умартачылыкка ешрак өстенлек бирә. 2014 нче елда умарта гаиләләренең санын 240 меңгә җиткерү планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Умартачылык буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Былтыр умарта корты гаиләләренең саны 239 меңгә җиткән. Быел бу санны 240 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.

2013 нче елда товар балы якынча 6 мең т җитештерелгән. Быел дәвалау продуктын җитештерү күләме 6,5 мең тоннага кадәр артырга тиеш.
Идарәдәге белгечләр фикеренчә, моның өчен резервлар бар. Мамадыш, Саба, Лаеш, Теләче, Балтач, Азнакай һәм башка районнарда үз эшләрен башлаган фермерлар умартачылык тотуга һәм умартачылык продукциясен җитештерүгә күбрәк өстенлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International