Приставларның хезмәт хакын ике тапкыр арттыралар – Россия Юстиция министрлыгы

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләргә шифаханәдә ял итү системасын да карарга планлаштыралар

Россия Юстиция министрлыгы Суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәрләренең хезмәт хакын шактый арттыру турында закон проектын эшләүгә кереште, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.

Нинди вазифада булуга карамастан, приставлар вазифаи окладына 50-150 процент өстәмә алачак. Шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләргә шифаханәдә ял итү системасын да карарга планлаштыралар.

Төзәтмәләр кертүнең максаты - Суд приставлары федераль хезмәтенә югары белемле кадрларны җәлеп итү , дип белдерделәр Юстиция министрлыгында.
Шулай итеп, ведомство үз хезмәткәрләре арасында коррупциягә чик куярга өметләнәләр.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International