Әлмәттәге 7 предприятие эш урыннары тәкъдим итте

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Анда үзәктә учетта торучы эшсезләр һәм теләгән кешеләр катнашты.

Шулай ук Әлмәттәге 7 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре чакырылган иде. Ярминкәгә килүчеләргә әйдәр экономист, инженер-конструктор, инженер-метролог, автоматчик, склад мөдире, кассир, сатучы, ярдәмче эшче, электромонтер, фрезеровщик, слесарь, экскаватор машинисты, автомобиль йөртүче, төягеч йөртүче, троллейбус йөртүче, кондуктор, кладовщик, көйләүче, маляр, юл эшчесе, программа белән идарә ителә торган станок операторы, җыештыручы белгечлекләре буенча 150дән артык вакансия тәкъдим ителде.

11 кеше предприятиеләр тәкъдим иткән эш урыннарына чакырылды, 15 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International