Әлмәт укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Әлмәт үзәк балалар китапханәсе шәһәр мәктәпләренең 4нче сыйныфларында укучылар өчен юлда йөрү кагыйдәләрен белүгә кызыклы имтихан оештырды. Экспертлар һәм жюри әгъзалары итеп ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырылган иде. “Светофорик” (1нче урта мәктәп) һәм “Юл патруле”(3нче урта мәктәп) командаларына җиңүгә ирешү өчен 12 турлы конкурс үтәргә кирәк булды. Нәтиҗәдә “Юл патруле” җиңүче булды. Уенда катнашучыларның барысына да исемнәре язылган грамота бирелде, юл хәрәкәте темасына өстәл уены бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International