Татарстанда XIV «Созвездие-Йолдызлык» фестивале старт алды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Район һәм шәһәр сайлап алу турлары 1 мартта төгәлләнәчәк

Яшьләрнең “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленең яңа, ундүртенче сезоны башланып китте. 1 февральдән алып 1 мартка кадәр республиканың торак пунктларында сайлап алу турлары үтә. Фестивальнең район һәм шәһәрләрдә үткәрелгән өлешендә ел саен дистә меңнәрчә бала катнаша.

5-21 яшьтәгеләр “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы көй”, “Җырга иң яхшы текст”, “Видеоклип” номинацияләрендә катнаша. Конкурсантлар, яшьләренә карап, һәр номинациядә 3-5 төркемгә бүленә. Аларны урыннарда билгеләнгән жюри бәяли.

Иң талантлы һәм өметле конкурсантлар фестивальнең зона этапларына юллама алачак. Зона этаплары 1-31 нче мартта Татарстанның ун шәһәрендә – Казан, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Минзәлә, Болгар, Мамадыш, Теләче, Буа, Яшел Үзәндә үтәчәк. Аларда фестивальнең оештыру комитеты билгеләгән жюри әгъзалары да катнаша. Һәр номинациядә һәм һәр яшь буенча аерымланган төркемдә 1-3 урыннарны яулаучылар 14-17 апрельдә Казанда узачак суперфиналга чакырыла.

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. ТР Президенты каршындагы “Созвездие – Йолдызлык” республика фестивале хәрәкәте советы рәисе – ТР Премьер-министры Илдар Халиков, фестивальнең оештыру комитеты рәисе – ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International