Әлмәт егете Дмитрий Хатьков Сочида беренче тапкыр бүләкләү мәрәсимендә Олимпия уеннары флагын күтәрде

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
154 нче аерым Преображенский полкта хезмәт итүче якташыбыз Дмитрий Хатьков җиңүчеләрне беренче тапкыр бүләкләү мәрәсимендә Олимпия уеннары флагын күтәрде. XXII кышкы Олимпия уеннарының беренче җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү видеотрансляциясен монда карарга мөмкин: www.news.sportbox.ru.

Сочи уеннарында бүләкләү мәрәсимнәре үзенә бер статус алды. Олимпия медальләре беренче тапкыр махсус Бәйрәмнәр һәм бүләкләүләр мәйданында тапшырыла. Спортчыларны финал ярышлары тәмамлану белән Олимпия объектларында хөрмәтләү чәчәкле мәрәсим кысаларында үтә.

Без Дмитрийның әнисе Лидия Владимировна белән телефоннан сөйләштек. Кыска сроклы ялга кайтып киткәннән соң ук Дмитрийга кече сержант званиесе биргәннәр һәм отделение командиры итеп билгеләгәннәр икән.

Җиңүчеләрне бүләкләү һәр көнне 20.14 сәгаттьә башлана. Бу дулкынландыргыч минутларны карамый калмагыз, призерлар өчен дә, Әлмәт егете Дмитрий Хатьков өчен дә куаныгыз, мондый мәртәбәгә бик азлар гына лаек була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International