Хәрби хезмәттән качып калган өчен җәза

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
26 яшьлек З. 2004 елда хәрби учетка куелган, медицина комиссиясе аны “Б-4” категориясе белән, ягъни бик аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклы дип тапкан. 2009 елның 1 июленнән 2013 елның 31 октябренә кадәр З., берничә тапкыр чакырылуга карамастан, хәрби хезмәттән качып калу нияте белән, хәрби комиссариатка килмәгән. Бу гамәле өчен җинаять җаваплылыгына тартылу мөмкинлеге турында кисәтүнең дә нәтиҗәсе булмаган.

З., РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип табылды. Аңа, гаебен тануын, тәрбиядә яшь баласы барлыгын, хөкемгә тартылмаган булуын исәпкә алып, 15 00 сум штраф салу рәвешендә җәзага тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International