Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2013 елгы эш йомгаклары буенча баланс комиссиясе булды. Комиссия кысаларында район башлыгы Мәҗит Салихов 25 предприятие җитәкчесе белән очрашты.

Комиссия утырышында ӘМР агросәнәгать комплексының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары анализланды. Район хуҗалыкларына канәгатьләнерлек бәя бирелде.

Шулай ук табышлар һәм югалтулар, алынган субсидияләр күләме, продукция сатудан кергән акча, сатылган продукциянең үзкыйммәте, уртача айлык эш хакы, җитештерелгән ашлык күләме, бөртеклеләрнең уңышы, ит, сөт җитештерү кебек критерийлар каралды. Бигрәк тә проблемаларга һәм җитешсезлекләргә игътибар ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International