Әлмәттә 1 февральдән 15 мартка кадәр “Халык инвентаризаиясе” үткәрелә

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
ТР президенты аппараты җитәкчесе Ә.Сафаровның буш яткан, файдалынылмаган яки тиешенчә файдалылмаган объектларны (җир мәйданнары, биналар, корылмалар) ачыклау турында поручениесен үтәү йөзеннән Әлмәттә 1 февральдән 15 мартка кадәр, җәмәгатчелекне дә тартып, “Халык инвентаризациясе” дигән акция үткәрелә. Аның максаты – файдаланылмый яткан (иясез) җирләрне, биналарны, корылмаларны хуҗалык әйләнешенә тарту, салым базасын киңәйтү, бюджетка салымнан тыш керемнәрне арттыру.

Шундый объектлар турында хәбәрләрне pzio@mail.ru электрон почтасы, 43-86-83, 43-86-88 телефоны (Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы) аша һәм район башлыгының интернет-кабул итү бүлмәсенә җибәрергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International