Мәҗит Салихов исеменә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән рәхмәт хаты килде

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Завгаровадан рәхмәт хаты килде. Хатта ӘМР башлыгына, шулай ук “Нефтьче” мәдәният сарае һәм район мәдәният йорты җитәкчеләренә “Безне җиңүгә “Катюша” рухландырды” дигән республика рус җыры конкурсының 2нче турын үткәрүдә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең булышлыгы һәм оста эш итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре бар.

“Башкарылган эшләрнең бик тә югары сыйфаты, күрсәтелгән игътибарлылык, илтифатлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәбез. Персонал эше бигрәк тә матур тәэсир калдырды. Алга таба да озак вакытлар нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышанып калабыз. Бөтен коллективка эшләрендә уңышлар гына телибез” – диелә хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International